Search results
- Гөнаһ шомлыгына каршы, эпидемия вакытында алар икесе дә бер атна эчендә ваба чиреннән вафат булды. Сабиров Сафа . Алтын балдаклы абыстай
- Шундый авыр көннәрнең берсендә күрше авыл базарында мәрхүм әтидән калган хәтфә кәләпүшне биш кадак арыш онына алмаштырып, көзге пычрак юлдан кайтып барганда, мине җигүле тимеркүк ат узып китте. Сабиров Сафа . Алтын балдаклы абыстай
- Тышкы кыяфәтләре белән безнең мөселман әһеленә охшаганнар, йөзләрендә иман нуры бар шикелле. Сабиров Сафа . Алтын балдаклы абыстай
- Онлы капчыгымны култык астына кыстырып, тиз генә ычкынмакчы булсам да, хуҗабикә мине җибәрмәде. Сабиров Сафа . Алтын балдаклы абыстай
- Ярдәмчел хуҗабикәнең бу киңәшенә шундук күнеп, мин аларда асрау кыз булып калдым һәм башка хезмәтчеләр белән беррәттән һәртөрле йорт эшләрендә катнашып, моңарчы күрмәгән-белмәгән бүтән мохиттә яши башладым. Сабиров Сафа . Алтын балдаклы абыстай
- * * * Кече яшьтән хезмәт эчендә кайнап, өй мәшәкатьләрендә әнкәсенә булышып үскән Фәгыйлә яңа урында да, кушканны көтмичә, һәр эшне үзе белеп, җиренә җиткереп башкара. Сабиров Сафа . Алтын балдаклы абыстай
- Авыр югалту хәсрәтеннән акрынлап арына төшкәч, чандыр яшүсмер кызчык ашсуга мул тормышта яши башлагач, зифа буйлы, төскә-биткә чибәр мөлаем кыз булып үсеп җитлегә. Сабиров Сафа . Алтын балдаклы абыстай
- Ул бигрәк тә яраткан шагыйре Габдулла Тукай әсәрләрен бирелеп укый, аның күп шигырьләрен, әкиятләрен бер укудан күңеленә сеңдереп, эш арасында авыз эченнән көйләп йөри. Сабиров Сафа . Алтын балдаклы абыстай
- Шуның өстенә әхмәтҗан агай тагын бер көтелмәгән хәбәр алып кайта: шәһәр мулласы Габдрахман хәзрәткә Казаннан бер авыру мөгаллим килгән, тиздән шул монда кымыз эчеп дәваланырга рәхим итәчәк, имеш. Сабиров Сафа . Алтын балдаклы абыстай
- Хәер, шәкерт егет бүлмәсенә әллә ни кирәк түгел, хуҗасы әлерәк кенә чыгып киткән кебек, анда һәрнәрсә бар, һәрнәрсә үз урынында, тәртиптә. Сабиров Сафа . Алтын балдаклы абыстай